Тэтимол 2015

КЫР «поле – все то, что за населённым пунктом», диал. «то, что рядом; грань», в терминологии «поле»; в изафетных сочетаниях «дикий» > удм. кыр id. ~ чув. хир < болг. *һыйр > мар. ир id. (Идел-Урал телләрендә бу сүзнең мәгънәләре охшаш) < гом. төрки қыр (уйг. қир, қыр, хыр) «кырый; сырт; кыраз, таулы дала, кыр; кешесез җирләр» > Д. болг. кър id. (гомумән бу сүз күп күрше телләргә күчкән). Төрки қыр, яз. монг. kira ~ эвенк. (тунг.) кира, қира һ.б. (күп вариантлар, к. ССТМЯ I: 397) «кыр; кырый» сүзе белән тамырдаш; чаг. ш. ук коми. кыр «калкулык, сырт, текә яр», мар. курук, кырык «таулык», эстон. kurak «калкулык» < бор. фин-угор kur «калкулык»; икенче яктан сугд. kĕrăn, авест. karana «як юнәлеш; кыр, яр»; шумер. kiru «тау». Будагов II: 42; Радлов II: 734; Мурзаев 1984: 327–328; ЭСТЯ VI: 225–227; Федотов II: 249–350 (бик кыска).

Тат., башк. қыр бик продуктив тамыр, к. Кыра, Кырагай, Кыраз, Кырач, Кыргак, Кыргый, Кырлан, Кырлык, Кыртыш, Кырый, Кырын.



Предыдущая статья            Следующая статья