Тэтимол 2015

КЫПТЫР: кыптыр тун «вид шубы (из невыделанных шкур)» – гадәттә, кыштырдауны белдерә торган кыптыр тәкълиди сүзе белән бәйлиләр (к. ТТАС II: 223; БРС 1996: 394). Безнеңчә, бу халык этимологиясе: кыптыр < фар. хwāбдāр «ике тукыма арасында мамык куеп сырылган» дигән сүздән булуы ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья