КЫПСУЫР «клещи, зажим» < диал. кыпчуыр, кыпцуыр (Тумашева 1992: 140), қыпсуwыр, қыпцуwыр (ЗДС: 442) > башк. қыпсыуыр < монг. хавчаар, кабчуур < бор. монг.; (к. Поппе 1938: 444) qabčiγur «кайчы, эскәнҗә, кыстыргыч» ← qabči- «кыстыру» > тат. диал. кыпчы-у, кыпцы-у «келәшчә белән тарту (тартып чыгару)», кыпчыр-у «кысу» ~ гом. кыпч., алт. һ.б. қыпты-, шор. капты- id.; як. кыптый, алт. қыпта, хак., тув. хыпты «кайчы, кыстыргыч» һ.б. Бу сүзне бор. кыт. kăр, kiap «кыстыру, кыстырып кысу» сүзе белән чагыштыралар (Joki 1952: 161). Тат. кыпсуыр яңгырашы халык этимологиясен (кып һәм суыр-) чагылдыра. |