Тэтимол 2015

КЫҢГЫРА-У диал. (трбс., себ. к. Будагов II: 86) «звенеть (о колокольчике)». Ясалышы буенча кыңгыра- < кŏңгыра- < куңгыра- нигезе тат. *коңгыр (каңгыр-коңгыр нигезе, һәрхәлдә, бар) ~ чув. (Ашмарин ХVI: 339) хăнкăр-ханкăр (кыңгырау авазы) имитативыннан (к. ш. ук кырг. қыңғыр id.); к. каз. қоңра-, башк. ( БТДҺ: 213), кырг., тув. қыңғыра- «кыңгырау; дөмбердәтү (бренчать)» ~ бор. төрки (ДТС: 456) qoŋra- «(яшүсмернең тавышы) гөрелди башлау» < *қоңгура- id. Гомумән, күп төрки телләрдә бар.

Коңгура- фигыль нигезе үзе бор. алтай коңкы-, коңку-, коңка- «шалтырау; яңгырау һ.б.ш.» фигыленең -ра морфемасына «киңәйтелгән» варианты да була ала, к. алт. коңко, кың-кың, коңо, тув. коңга ~ монг. коңка, бур., калм. хонхо, яз. монг. xoŋxo «кыңгырау» ← каз., к.-калп. кың-кың, як., бур., монг. хоң, хон (хон-хон) – кыңгырау тавышына тәкълит (~ тат. қаң-кŏң) (к. Пекарский: 3486, 3492). Алт. коңыр-, коңгыр-, яз. монг. xonggina «кыңгырау, шалтырау, яңгырау» шул хоң ~ коң тамырыннан, әлбәттә. Тунг.-маньч. телләрендә (к. ССТМЯ II: 373–374, 395–396, 410, 450–451) каң, кең, коң, кэң – яңгырау авазына тәкълитләр – исәпсез күп дериватлар биргән тамырлар. Мондый тамырлар кытай-тибет телләрендә дә билгеле һәм продуктив, к. бор. төрки (ДТС: 456, 466) qoŋqïu, quŋqau < кыт. khoŋ-xәu «музыка уен коралы төре» һ.б. К. Кыңгыр II, Кыңза-у.

Дерив.: кыңгырат-у, к. кыңгыравык.



Предыдущая статья            Следующая статья