Тэтимол 2015

КЫНҖЫРАК, (ТТДС I: 203, 218; БТДҺ: 199) қŏнҗырыйқ, қŏнҗŏрыйқ «поршни; обувь из шкуры с холщовым вéрхом» ~ башк. қынйырақ, башк. диал. (БҺҺ III: 113) кинйырақ id. > мар., удм. канйырак, кынйырак id. < иске кыпч. *кöн (күн) чарық (к. Чарык ), к. нуг. (Ногайцы: 124) кöн шарык «күн чарык».

Кр.-тат. һәм төр. телләрендәге kondıra, kundura «җиңел аякчу, ката, гади батинка» сүзен грек теленнән алынган диләр, к. Dobr. II: 331–332, 378. Ягъни ул кынҗырак сүзенә кардәш түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья