Тэтимол 2015

КЫМЫЗ «кумыс, напиток из кобыльего молока» ~ иске тат., башк. (БҺҺ II: 144) кумыз, қŏмŏз, алт., хак. кумыс < бор. төрки (ДТС: 444) qumuz, qïmïz id.; төрки телләрнең күпчелегендә бу сүз иренләшүен югалткан, к. урта төрки, каз. һ.б. қымыз, аз., гаг. гымыз, хак., тув., як. хымыс «кымыз» һ.б. ЭСТЯ VI: 214–216.

Кайбер телчеләр кымыз гар. хāмид̣ «сөт кислотасы (төрки телләрдә дә очрый) сүзеннән дип аңлатып килделәр. Гар. сүзе безнең төрки сүзгә мәгънәсе җәһәтеннән дә, яңгырашы белән дә охшаш булса да, бу очракта әлеге ике сүз үзара баглы түгел. Кытай чыганаклары шаһитлык иткәнчә, кымызны төркиләр безнең эрага кадәр үк белгәннәр һәм яратып эчкәннәр. Моны аларга гарәптән өйрәнәсе калмаган.

М. Рясянен буенча, кымыран һәм кымыз сүзләре гом. төрки кымы-, кымыр-, кымырҗы- «аз гына әчү, ачыту, йомшак кына, әмма тиз-тиз хәрәкәтләнү» фигыле белән баглы. Бу сүзләрнең тамыры – кым, кыйм «вак хәрәкәт (кайбер төрки телләрдә механик хәрәкәт); болгату, катнаштыру» сүзеннән (шуннан аз. гымыз «язу карасы») ди (Räsänen 1969: 264), ләкин сүзнең тамыры кум (к. Кымызлык ) бу фаразга шик кертә.

Кымыз ~ кумыс сүзе рус сөйләшләрендә бик киң таралганлыктан, мар., удм. кумыч, кумыз, чув. хăмăс «кымыз» сүзен татарчадан дип раслап булмый. К. Көмешкә, Кым, Кымран, Кымызлык, Кымырҗы-у .

Рус. диал. кумыс «әйрән», кумыз «кымыз» һ.б. тур. Аникин: 322.

Дерив.: кымызчы; кымызчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья