Тэтимол 2015

КЫМ, кыйм – имитатив лёгкому движению: кым итү «слегка двигаться (например, о листьях и ветвях)» ~ гом. кыпч. қым, чыгт. (Räsänen 1969: 263) қим id. Исем мәгъ. кым (ЗДС: 441–442) «ният, уй, теләк» ~ добр. (кр.-тат.) qım «күзләрне йомып алу», каз., кырг. қым «эчке рухи хәрәкәт» (күңел – шатлыктан яки кайгыдан – кым этти диелә), к. ш. ук төр. kım-kım «вак хәрәкәтләр; кыбырдау», к.-балк. қым, қымп – сүз әйтергә теләп ирен кыймылдату тур. тәкълиди сүз. Фигыль мәгъ. алт., кр.-тат. кым-мак «канатларны җыю (кошлар тур.)», күч. «үз ягыңа аудару», аз. (АДДЛ: 136–137) ғым- «күз ачып йому», ғымы- «ычкыну, чабу». Чаг. як. хамна-, хамса- «кымлау; кымшау». Будагов II: 104. Чаг. бор. төрки (ДТС: 413–416) qam- «этәреп кую, шуыштыру», qamït- «аз гына хәрәкәтләндерү», qamtur- «аудару» һ.б.

Дерив.: себ. (Тумашева 1992: 138–140) қымла-у (чаг. төр. kımlan- «читкәрәк китү») «кымрау, аз гына кыймылдау». Кым ~ кыйм тамырыннан бик күп сүзләр ясалган, к. Кыймыл, Кымран, Кымра-у, Кымтырык, Кымша-у, Кымыз, Кымыр, Кымырҗы-у, Кымыт-у (Кымты-у), Кырмыска. Чаг. ш. ук Кып I, Кыбыр.



Предыдущая статья            Следующая статья