Тэтимол 2015

КЫЛЫЧ «сабля, меч; шпага; мечевидная планка при ткании кулей; бердо», себ. тат. «челнок» (к. Будагов II: 62). Шулай итеп, кылыч төрле туку коралларын да белдерә (чаг. ш. ук калм. улди «туку кылычы; сугыш кылычы», к. Эрдниев 1971: 97); бу хәл сүзнең беренчел мәгъ. дә сугыш коралы түгел, ә туку коралы түгелме икән, дигән фикергә китерә, к. ш. ук аз. гылынч, кылынч «кылыч» – гыл-, кыл- «кылу, эшләү, ясау, туку (?)» фигыленнән. Тат. һ.б. (гом. төрки) қылыч, башк. қылыс, нуг., каз., к.-калп. қылыш, бор. төрки qïlïč (ДТС: 442) ~ алт. диал. калäш, калэс, камас. калыш «кылыч» (Joki 1952: 154), к. ш. ук як. (Пекарский I: 1389) кылыс «кылыч, пычак; күрән; кереш» һ.б.

Болг. телендә бу сүз нык үзгәргән булган, к. чув. хĕç < болг. *һĕҗ > мари. ис′, хис′ (Иванов, Тужаров: 54, Саваткова: 36), удм., коми. кис, ис′ (Насибуллин: 117) «кылыч» (һәр ике мәгънәдә). Будагов II: 62; ЭСТЯ VI: 212 (юраулы этимологияләр китерелә һәм алар безнекенчә түгел). Федотов II: 348 (кирәксезгә ике нигез аера).

Кылыч сүзен бор. монг. kilaqu, kilagu «кылыч йөзе» белән чагыштыру морфологик җәһәттән нигезләнмәгән. К. Кылчак.



Предыдущая статья            Следующая статья