Тэтимол 2015

КЫЛЫЙ «косоглазый, косой» < гом. кыпч. қылый, алт. қылыр, як. кылар, бур. хилар, эвенк. келар, килар id. Шуның белән бергә тат. диал. кылай-, кырг. қылый-, бур. хилай-, монг. хялай- < яз. монг. kilui- «кылаю, кылый карау»; тунг.-маньч. телләрендә бу сүзнең күптөрле вариацияләре китерелә (к. ССТМЯ I: 387). Бик бор. тасвирлы-тәкълиди тамырдан. Ихтимал, кый-у фигыле белән баглыдар, ләкин моны исбатлавы кыен.



Предыдущая статья            Следующая статья