Тэтимол 2015

КЫЛЧЫК «ость, усик злаков; мелкие кости рыб» > мар. кылчык, чув. хăлчăк < болг. *һылчык > мар. Б. ылчык > мар. Т. ĕлцĕк id. (к. Саваткова: 225); болг. теленә бу сүз кыпч. телләреннән (бор. татарчадан) кергән, к. бор. кыпч., госм. қылчық (> нуг., каз., к.-калп. қылшық), төркм., аз. ғылчық, үзб. қилчиқ, қилтиқ, уйг. қилчиқ, қилтириқ < бор. төрки (ДТС: 441–442) qïltïrïq, qïldruq, qïltïq «кылчык; кәшә (баш кавагы)» – кыл (к.) сүзеннән, әлбәттә. Чув. телендә хăлчăк «кылчык», әмма кыл → хĕл, ягъни бу сүзләрнең этимологик нисбәтлелеге сизелми һәм болг. телендә дә шулай булган булса кирәк. Räsänen 1969: 262; Федотов II: 323. Рус. диал. кылик «гөлҗимеш, гөләп», кылка һәм кылчык тур. Аникин: 342 (тат. сүзләре күрсәтелми).

Дерив.: кылчыклы, кылчыксыз.



Предыдущая статья            Следующая статья