Тэтимол 2015

КЫЛБЫР I: кылбыр таш (ТТДС I: 216) «камень для мостовой; изразец» ~ төр. (Будагов II: 21) қалбур, аз. халбур «зур иләк, таш иләге; кыса; таштан һ.б. бизәкләр ясау эше», төркм. (ТДГДС: 48) ғалвыыр «ашлык иләге» < гар. ғирбāл «иләк; иләктән үткән нәрсә (нәфис, сыйфатлы һ.б.)». Кылбыр < калбыр дип һәрбер сәнгать әсәрен атаганнар. Удм. кылбур «шигырь» (кылбурчи «шагыйрь») сүзе дә тат. қылбыр сүзе тәэсирендә булуы ихтимал (гомумән исә бу сүз удм. теленең үзендә ясалган).

Дерив.: кылбырчы «таш тезүче, таш бизәкләр остасы».



Предыдущая статья            Следующая статья