Тэтимол 2015

КЫЛАН-У, иск., диал. кыйлан-у «рисоваться, кривляться, играть надуманную роль, притворяться; подражать (в поведении); вести себя (определённым образом)» – бу очракта ике сүз контаминациясе күзәтелсә кирәк: кыйлану «охшарга тырышу; боргалану» аерым сүз булган (кый < кай яисә кой < хой тамырыннан, к. мар. Т. кайлан- «кылану» ди Саваткова: 46, к. ш. ук чув. айлан < мар. айлан-, ойлан- < болг. *һайлан- id.), кылан- исә гом. төрки қылын- «үзеңне тоту, нидер башкару, нәрсәдер эшләү» (к. Радлов II: 773) сүзенең чагылышы, ләкин аның төп мәгънәсенә кыйлан-у < кайлан-у фигыленең мәгънәсе өстәлгән һәм йөкләнгән; бу процесска иске тат. қыйл-у < уйг. қил-у «кылу» этәргеч булган.

Кылан - продуктив нигез, шуннан кыланчык, кыланыш . К. Кыл-у.



Предыдущая статья            Следующая статья