Тэтимол 2015

КЫЙ-У II(кыю) «осмелиться, дерзать» (активен фразеологизм кыючылык итү) иске уйг. қый- «кагыйдәдән чыгу, бер як читкә китү; юл сабу» фигыленнән. Кый-у I белән бердәй. Кыю «батыр йөрәкле» – бу фигыльнең адъективлашу формасы. Федотов II: 318.

Гомумән кый-у амбивалент, төрле абстракт мәгънәләргә бара торган сүз. Чаг. Кыйы-у.



Предыдущая статья            Следующая статья