Тэтимол 2015

КЫЙ-У I(кыю) «резать одним взмахом; резать наискось», себ. (Тумашева 1992: 138) «юл кую, чигәрелү» < гом. төрки қый- id. ~ чыгт., уйг. диал. қый- «тупчу, типчү, каю», урта төрки қый- «кыяклау, бер читкә китү, юлдан сабу», як. кый- «харап итү». Кый – бик продуктив сүзьясагыч нигез: кыйдыру, кыелу юн. формалары актив кулланыла. Кыек һәм кыеш (шуннан кыешык < кыйшык) сүзләре кый- «диагональ буенча кисү» фигыленнән ясалганнар. Шуннан ук кыйпылу (кый-пы-л-у); кыйгач (болар гом. төрки сүзләр), тат. диал. қыйынты , башк. (БТДҺ: 200–211) қыйпыс < қыйпыч «кыйпылган»; тат. диал. кыйтык, кыйындык, кыйынтык «кыенты». Сөйләшләрдә кыялау «кыек траектория буенча очу» фигыле актив кулланыла. Моның нигезе кыя – кый сүзенең хәл фигыль формасы. К. ш. ук башк. (БТДҺ: 209) қыйалақ, қыйғалақ «юл чалуы», қыйғала-у «юл кыеклыгында таю». Бу сүзләрнең бүтән төрки телләрдә күпсанлы параллельләре бар.

Мәзкүр сүзләрнең үзара бәйләнеше бәхәс тудырмый. Болардан тыш кый тамырына кайбер бүтән – шул тамырдан икәнлеге күренеп тормаган сүзләр дә кайтып кала булса кирәк. К. Кый-у II, Кыйтык, Кыю I, Кыяк. Будагов II: 105; Räsänen 1969: 261; ЭСТЯ VI: 200–201; Федотов II: 318 (тат., башк. сүзләрен искә алмый).



Предыдущая статья            Следующая статья