Тэтимол 2015

КЫЙТЫК (ЗДС: 438) «осколок», (ТТАС II: 218) «оскомина в душе», ләкин чынлыкта сөйл. телендә бу күп мәгъ. сүз: «холыксыз, үпкәләүчән», «ялгыш кыелган төш (мәс., бура бүрәнәсендә һ.б.)» ~ нуг., кырг. қыйтық, каз. қитық башлыча «үпкәләүчән»; «комачау» һ.б. ← қый- (к. Кый-у I ) нигезеннән. Бу нигездән тагын кыйпык, қыйынты, қыйынтық, қыйылтық «кыеп, кыеклап кисеп-ярып ясалган (пәйда булган) нәрсә» сүзләре дә төрки телләрдә очрый. Чаг. Кыек, Кыеш.

Бу сүзгә рус. диал. (Аникин: 293) китык < як. қитық «бер кыеклы шалаш, куыш, корылма» сүзе тоташа бугай (Аникин алай дими).



Предыдущая статья            Следующая статья