Тэтимол 2015

КЫЙПЫ-У «отколоть, отщепить» ~ к.-балк. қыйпа- id., төр. kаурı- «тайпылу», кырг. кыйпы «хәйлә (котылу өчен)», каз. қыйпақ, қыйпаң «назлану; эштән качу өчен хәйләләү» – қыйпы- фигыленең күч. мәгънәләреннән; қый-пы- билгеле модель буенча (-пы кушымчасы) кый-у фигыленнән ясалган.

Кыйпы продуктив сүзьясагыч нигез, шуннан кыйпык (ДС III: 93), кыйпыл-у, кыйпылчык сүзләре ясала. К. Кайпан, Кыйпан.



Предыдущая статья            Следующая статья