КЫЙПТЫЙ, кыйбтый «копт, копты; коптский» – Мисырның төп, асыл халкы атамасы (рус. Египет сүзе белән тамырдаш). Бу сүз безгә гарәпчәдән кергән. Кыптыйлар Мисырда хәзер дә яшиләр, әмма мисрилардан аерылып торалар.