Тэтимол 2015

КЫЙГЫР-У «пронзительно кричать; кликать (о птицах)» < гом. кыпч., алт., тув. қыйғыр-, қыйқыр-, бор. төрки қыйғур-, қықыр- (Боровков 1963: 306, 207) қый «кычкырык» сүзеннән, әлбәттә, әмма ничек ясалуы бәхәслерәк: қый-ғы-р- (қыйғы исеменнәнме, к. тув. кыйгы «кычкырык, чакыру»), яисә қый-ғыр-мы (-қыр тәкълиди сүзләрдән аваз салуларны белдерүчән фигыль ясагыч кушымча)? К. ш. ук аз. гыйла-, гыйхыр- «кыйгыру» (АДДЛ: 134). К. Кый-ку.



Предыдущая статья            Следующая статья