Тэтимол 2015

КЫЙГАК – подражание звонкому однократному крику гусей. Казлар күптөрле тавыш-авазлар ярдәмендә аралашалар, хәбәрләшәләр һәм аларның ул авазлары тат. телендә тиешле чагылыш таба. Добр. сүзлегендә qıy-γaq (ике сүздән гыйбарәт) итеп күрсәтелгән, ягъни: қый, қыйқ һәм ғақ, қаңқ. Беренчесенннән қыйқ-қыйқ, қыйғыл-қыйғыл, қыйғылда-у, қыйғылдаш-у һ.б., ш. ук ғайғылдаш-у, икенчесеннән қаң-қаң, қаңқ-қаңқ, қаңғылда-у, қаңғылдаш-у һ.б. ясалган. Бу сүзләрнең параллельләре татарларга күрше башк., чув. һәм фин-угор телләрендә табыла.

Кыйгак һәм аның дериватлары (кыйгак-кыйгак, кыйгакла-у ) иң кулланышлысы бугай. Ә гомумән тат. телендә бу бапта кырык-иллегә якын сүз ясала ала. Элекке күчмән төркиләрдә (каз., кырг. һ.б.) мондый сүзләр азрак, чөнки каз күчмә тормышка бигүк яраклы терлек түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья