Тэтимол 2015

КЫЙ I, диал. (ТТДС II: 146, кас.) ’ŏй < қŏй «остатки навоза; сухой навоз; мусор» ~ башк. (БТДҺ: 209) қый id., ш. ук «чүп-чар; вак-төяк эш» < гом. кыпч. қый «кизәк; чүп; хәрабә» < бор. төрки (ДТС: 440) qïγ ~ төр. диал., аз. қы, қыы, кыһ, қығы, қықы һ.б., к. ш. ук үзб., уйг. қиқ, кырг. қық, бор. төрки қыйғ, төркм. диал. (Мухамедова 1973: 117) ғыйқ, як. қыы «кый» һ.б. ЭСТЯ VI: 184–185 (шунда ук әдәбият), к. ш. ук рус. диал. (Аникин: 617) хий < бур. хии «кипкән тирес» < төрки қый; төр. (Redhouse: 649) kıkır «коры һәм кипкән». К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья