Тэтимол 2015

КЫЗЫЛ «красный» < гом. кыпч. қызыл < қыз-ғыл id. (-ғыл төс атамаларын ясагыч кушымча) ← *қыз тамырыннан, к. кыз-ар-у «кызыллану, кызыл булып китү»; кызгылт «бераз кызылрак» < кыз-гылт id., к. ш. ук төр. диал. γızıl, үзб. уйг. қизил, хак. хызыл, як. кыһыл < кысыл һ.б. id. қыз < *қыырг тамырыннан (тәүдә төснеме яисә температуранымы белдергәне беленми), к. Кыз-у, Кызык, Кызык-у, Кызын-у. Чаг. чув. хĕрлĕ, хĕрĕл «кызыл», хĕрел- «кызару»; бор. төрки qïzγu ~ qïrγu «алсу» (ДТС: 446–448). Будагов II: 55–56; Федотов II: 343–344; ЭСТЯ VI: 194–196.

Кызыл сүзе күп кенә кушма сүзләр составында килә: кызылканат, кызылкүз (балык атамалары), кызылтүш (кош атамасы) һ.б. Рус. кызыл, кизил дигән үсемлекләр тур. Фасмер II: 230; Аникин: 235, 288.

Дерив.: кызыллы; кызыллык; кызыллан-у, кызылла-у; кызылча (авыру исеме) һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья