Тэтимол 2015

КЫЗ-У «накалиться > горячиться, возбуждаться, завидовать > убыстриться» < гом. төрки қыз, тув. кыс-, як. кыыс- id. ~ чув. хĕр- (бүтән күпчелек төрки телләрдән үзгә буларак, моның йөкл. юн. хĕрт-, хĕрĕт- «кыздыру») < болг. *һĕрĕ- > мар. хĕр-, ĕр- «кызу, җылыну; иген кызу». К. ш. ук үзб., уйг. қизи-, қызы-, қызый- «кызу; кызару» < бор. гом. төрки қыыз-ы- (йөкл. юн. қызыт-), ягъни бу сүз бор. *қыыз < *қыырг исеменнән ясалган фигыль булып чыга. Бу исемне кызыл сүзенең тамыры белән бердәй дип карарга кирәк. К. Кызык, Кызык-у, Кызыл, Кызын-у. Будагов II: 55; Федотов II: 343; ЭСТЯ VI: 187–190.

Дерив.: кызын-у, кызыш-у, кыздыр-у; кызгын; кызмача.



Предыдущая статья            Следующая статья