Тэтимол 2015

КЫЗГАН-У II«жалеть, пожалеть, сопереживать» – русчадан калька нәтиҗәсе яисә, дөресрәге, кызган-у сүзенең «ярдәм итү теләгендә булу, берәүнең хәленә керү, аяну» версиясе икенче бер чыганактан булса кирәк: *қызга- «әсәрләнү > жәлләү хисе кичерү» ← қыз- «кызу, көчле хис кичерү», к. чув. хĕрхен- < болг. *һергән- < *қырған- «жәлләү» (чув. сүзенең хĕрхен- «саранлану» мәгъ. юк). К. Кызганыч, Кызгын. Федотов II: 346–347.

Дерив.: кызганыш-у, кызгандыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья