Тэтимол 2015

КЫЗГАН-У I«жалеть; скупиться» > мар., удм. диал. кызган- < гом. кыпч. қызған-, алт., гаг. кыскан-, төркм., аз. ғысған-, бор. төрки (ДТС: 447) qïsγan- ← бор. *қысға- < қызсық-а- «саран булып китү» ← *қызсық «саран» ← қызсы- «саранлану» ← бор. төрки (ДТС: 450) qïz «саран» ~ «кыйммәт», «сирәк очрый торган». Шуннан *qïzïγ (чаг. кызык-у ) → *qïzïγa- > *qïzïγa- «кыйммәт дип исәпләү». Бу фигыльдән бор. төрки qïzγaq «саран» һ.б. сүзләр ясалган. К. Dobr. II: 305–308. Шулай итеп, кызган-у сүзе күп кенә морфологик ясалышлар һәм семантик үзгәрешләр нәтиҗәсе. К. Кыз. К. ш. ук бор. төрки qïsïrqan- < *қызсырқа-н- «кызгану, саранлану» (ДТС: 448).

Дерив.: кызганчык.



Предыдущая статья            Следующая статья