Тэтимол 2015

КЫЗ «девушка, девица; дочка, дочь» < гом. төрки қыз, қыыз, хак. хыс, угыз. ғыз ~ чув. хĕр < болг. *қыр < бор. гом. төрки *қыˉрғ; сүзнең этимологиясе өчен тат. теле материалы әһәмиятле: кас. ’ŏз < кŏз «кыз» (ДС III: 121), себ. қысақ, қызақ «ахирәт; җария, каравыш» (Тумашева 1992: 142), қыргын «хатын-кыз» (ДС I: 106). К. ш. ук төркм. қыыз ~ як. кыыс «кыз». Бор. төрки (ДТС: 449–450) qïz, qïzγaq «кыз», qïz «кыйммәтле, сирәк; кыйбат бәяле»; -ғақ кушымчасы гадәттә фигыльләргә ялгангач, бор. төрки *qïz- дигән фигыль дә булган, дип уйларга мөмкин (кыргын, кыркын формасы да шул фикергә китерә). Күп кенә төрки телләрдә қырнақ «кол кыз, әсир алынган кыз» сүзе очрый. Без бу сүзне қыз ~ қыр сүзеннән аерырга җитәрлек сәбәпләр күрмибез (к. ш. ук Clauson: 680).

Гомумән, кыз сүзе тәүдә нәсел-нәсәп терминологиясенә карамаган, ул кыйммәтле нәмәрсә, энҗе-җәүһәр, алтын-көмеш кебегрәк мәгънәдә булган булса кирәк. «Төркиләрдә, – диелә бер борынгы кытай тарихи язмасында, – принцесса тси‾н кыр дип атала, сүзмә-сүз тәрҗемәләгәндә бу «мең алтын» дигән сүз» (Liu Mau-tsai 1958: 44). Чаг. тат. туй җырларында: «безнең апа мең алтын».

Бор. кыз «алтын» сүзе белән *кыз «кызыл» (чаг.: кызару) һәм кызу «кызыл төскә керү» сүзләре дә баглы булса кирәк. Тик кайсы мәгъ. беренчел икәнлеге генә бөтенләй үк ачык түгел. Аз. ғызыл «алтын». Räsänen 1969: 269; ЭСТЯ VI: 240.

Дерив.: кызый; кызларча; кызлы, кызсыз; кызлык. Кызбикә «җиткән кызларны карап-күзәтеп торучы хадимә»; кызтәкә «кызлар янындарак йөрүчән малай, егет». Туйда кызалдычы, кызаш  һ.б. тур. Баязитова 2006: 34, 64.



Предыдущая статья            Следующая статья