КЫҖРА-У, кыҗыра-у «скрипеть зубами (от злости, ярости); яростно хотеть; грозно вопрошать» ~ к.-балк., ком. қыҗыра-, каз. қыжырай- id. қыҗыр тәкълиди сүзеннән, к. кырг. қыҗыр «ярсыну» ~ к.-калп. қыжыр «ачу», чув. кăчăр, кăчăрт, кăчăр-кăчăр – теш шыгырдатуга тәкълит. Чаг. ш. ук себ. қыцыр-у, қыҗыр-у «явызларча шатлану», каз. (Будагов II: 102) қыжырда- «кычыттырып авырту», хәз. сүзлектә ш. ук «ачуланып-ярсынып йөрү», кырг. қыҗын- «явызлану», қыҗыр «ярсыну, ачудан котыру хәле» һ.б., каз. киҗил id. һ.б., тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 385–386) качир «кыҗыр». Бу сүзләр арасында мөнәсәбәтләр катлаулы: кыҗыр-а- фигыле кыҗыр дигән исем-сыйфаттан ясалган, ул сүз исә кыҗыр имитативыннан исемләшкән (сыйфатлашкан) дип уйларга мөмкин. Кыҗыр- фигыле исә кыҗы нигезеннән; ул нигез исә я мөстәкыйль тәкълиди сүз, я кыҗыр тәкълиди сүзеннән -р төшеп калып килеп чыккан. К. як. хадьырый- «кимереп өзгәләү» ← хадьый- «тешләп өзү; комсызланып ашау». К. түбәндәгене. |