Тэтимол 2015

КЫЕР[қ ы̌й ы̌р] диал. «не свой, чужой, посторонний» – бу сүз үзе генә сирәк кулланылса да, аның дериватлары шактый: кыерчык «ипинең каты пешкән өлеше», диал. кыерла-у «нәрсәнең дә булса кырыен тигезләү, тырпаеп торган өлешләрен һ.б. алу» (к. ТТДС I: 215–216) һәм (бигрәк тә еш кулланылганы) кыерсы-н-у «үзеңне чит дип хис итү», кыерсы-т-у «кемне дә булса читләтү, хокуксыз калдыру» (боларның төп юнәлеше *кыерсы-у очрамый) ~ кар., к.-калп., кырг. кыйыр «ерак кырый», кыйыр туган «ерак туган», кырг. кыйырчык «оныкның оныгы, нәбирәнең баласы», кыйырлуу «күп токымлы» (кыйыр һәм кыйырчыкларын күргән).

Бу сүзнең этимологиясе бигүк ачык түгел: кырый сүзеннән метатеза дип үк әйтеп булмый. Чаг. себ. кыяри «читтән килгән, чит ил кешесе, бигәнәй» (к. Будагов II: 101) < гар. ғайри «бүтән, чит».



Предыдущая статья            Следующая статья