Тэтимол 2015

КЫЕН[қ ы̌й ы̌н] «трудно, трудный», «трудности; побои» (к. мәкаль: Ат кыен белән бармас, сыең белән барыр ≈ «погоняй коня не кнутом, а овсом»), к. ш. ук иске тат. (Троянский II: 138) кыйынлы «кыен, авыр» ← гом. кыпч. қыйын, кыйн, төркм. қыыйн, қыын, тув. хыйын, хак. хыйал «кыенлык; җәза», кырг. қыйын «авырлыклы, авырлыклар җиңеп эшләгән (эшләүчән); елгыр; афәрин», к.-балк. қыйын «хезмәт» (шуннан социалистик қыйын геройы!) һ.б. гадәттә кый-у («җәзалау» мәгъ.?) сүзеннән дип уйланыла, к. ЭСТЯ VI: 218–219, ләкин бу фараз өстәмә дәлилләргә мохтаҗ. Чув. хĕн ~ венг. kin «кыен» бу сүзнең бик борынгылыгына шаһитлык итә. Федотов II: 342.

Дерив.: кыенлык; кыенчылык ; к. Кыйна-у.



Предыдущая статья            Следующая статья