Тэтимол 2015

КҮШЕК-Ү(күшегү, күшекте) «коченеть от холода, озябнуть» – бу интенсивлык формасында тат. телендә генә, төп фигыль – күш-ү (к. шуннан юн. формалары (ЗДС: 362) күштер-ү, трбс. сөйләшендә (без теркәдек. – Р.Ә.) күшен-ү ) ~ кырг. кöшү-, тув. кöжү-, як. кöсүй-, кöһүй- «күшегү», «тынып калу» ~ яз. монг. göši id. Кöš- тамыры монг. кöлдэ- > тунг. кулдэ- «күшегү, өшү» белән чагыштырыла. Ramstedt 1935: 241; Räsänen 1969: 294; ЭСТЯ V: 127.

Дерив.: күшегел-ү, күшегеш-ү, күшектер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья