Тэтимол 2015

КҮШӘ-Ү, диал. көйшә-ү һәм себ. (к. Тумашева I: 96) кәүшән-ү кәүшә-ү «жевать, пережёвывать (о жвачных)». Ике вариант ике тарафтан килә: күшә- < күйшә- < *кöгшә- кыпч.-уйг. линиясе (к. кыпч. күйше-, күйшә-, кырг. күйшö-, аз. гöйшә-) һәм чыгт., үзб. һ.б. (к. Поппе 1938: 212) käwšä-, kevše-, төр. gevše- id. Бу төрле вариантларның нигезләре үк ике вариантлы: 1) *кэйүш, 2) *кэwүш ( ~ -w тәңгәллеге тат. телендә тагы сөй- ~ сәү-, өйрә ~ үрә < үwрә һ.б. очракларда күзәтелә), шулардан кэйүш-ә- һәм кэwүш-ә- фигыльләре ясалган. Әлеге нигезләр исә үзләре бор. төрки (ДТС: 304) kev- > госм. гäв-, кäв-, төркм. гев-, бор. монг. kebi- > як. (Пекарский: 999) кäбii- «чәйнәү, көйшәү» (бур. хибэ- id.) фигыленнән, ул фигыль, тагын килеп, бор. *кэб (эвен. кэбэ) «яңак, урт» сүзеннән, шуннан *кэблä- > чув. кавле- (морд. кавля-) «көйшәү, уртлау». Räsänen 1969: 244; ЭСТЯ III: 5–7.

Көйшә- ~ күшә- нигезенең тамыры бор. төрки (ДТС: 304) kev- «кимерү» булса, ул һинд-евр. *gev- «көйшәү, чәйнәү» сүзе белән (к. Kluge: 479, 486–487) бердәй булуы ихтимал. Ул тамырга ним. Kieme, Kimme «урт, яңак; саңак» сүзе дә тоташа һәм ким-, кәм < гом. төрки käm-, kem нигезе дә (к. Кимек, Кимер-ү, Кимшеклә-ү ) гомоген булуы ихтимал. Гомумән, монда ностратик тамырларның берсе булуы мөмкин.

Бор. ностратик gev- тамырыннан рус. жев-ать ~ фар. җäв- (җäвидин) «ашау, чәйнәү, күшәү» сүзе дә килә, дип язалар. Фар. сүзенә гом. төрки йэ- «җию, ашау» тоташса да гаҗәп түгел (к. Җи-ү ). Әмма шунысы бар: китерелгән тамырлар барысы да бер иҗекле тамырлар, аларда охшашлыклар һәрчак очраклы була ала.



Предыдущая статья            Следующая статья