Тэтимол 2015

КҮШӘГӘ, диал. (ЗДС: 344) күжәгә «занавеска, покрывало; лёгкий полог», (Будагов I: 15) кöжöгү «занавес; куриная слепота», (ДС III: 105) күшәге «халат, верхняя длинная лёгкая одежда» ~ кырг. кöшöгö, уйг. кöшәгә, кöшигә, кöшүкә, үзб. (ЎХШЛ: 149) кöшәгәнә, кöшәңгә, гушанга, алт. кöжöгö, тув. кöжэгэ > хак. кöзэгэ һ.б. бор. монг. (Поппе 1938: 157) köšige «пәрдә». Сүзнең ясагыч нигезе төрки булса кирәк, к. бор. төрки (ДТС: 319) köši- «каплау, күләгәләү» → köšigä «пәрдә», köšätri «ябулык» һ.б. Бу тамыр фигыль үзе мөгаен köš ~ köl «аслык, ябулык, түбә» дигән тамырдандыр. К. Күш, Күшән-ү. Чаг. Күшмә.

Мәзкүр köši- тамырын бор. koli- (к. Күләгә ) «җиңелчә каплау, ябу» белән чагыштыралар. Räsänen 1969: 294; Номинханов 1975: 141; ЭСТЯ V: 128.



Предыдущая статья            Следующая статья