Тэтимол 2015

КҮШ «крыша над сиденьем экипажа» (Г. Газиз), иск. «повозка, кибитка коляски» (к. Будагов I: 156) ~ рус. кош «экипаж с крытым сиденьем» < гом. төрки қош, кöш «куыш; куышлы арба» сүзеннән булса кирәк (к. ш. ук рус. кошевой экипаж, кошева, кошёвка > тат. сөйл. кашавай чана). Тат. күш, хәер, күшек сүзеннән дә булырга мөмкин (к. Күшек ), к. Күшле чана «көймәле чана». Әдәбиятта куыш һәм күш буталып килә.



Предыдущая статья            Следующая статья