Тэтимол 2015

КҮЧӘР, диал. күсәл (Җ. Вәлиди) «ось», диал. «колесница, двуколка» > удм., мар. кöчер «күчәр» ~ кр.-тат., кар. кöчäр id. (Радлов II: 1289), нуг., каз., к.-калп. кöшэр, кöшәр, үзб. диал. (ЎХШЛ: 149) кöчәр «күчәр» ~ калм. kösür «арба күкрәге» < kösigür «агач кисәге, тумран» (монг. kösi «агач; агач үзәге»), к. Ramstedt 1935: 241 (Г. Рамстедт монг. коси төрки кисәү//күсәү белән чагыштыра). Ләкин монда мәгъ. бәйләнешләрендә аңлашылмаучылык кала: күчән белән күчәр охшашанысы аңлашыла, ә менә кисәү агачы нишләп күчәргә, яки киресенчә әверелергә мөмкин? Кисәү//күсәү сүзенең биредә катнашы юк.

Монда табышмакның җөмен-җавабын морд. сөйләшләрендәге кöцькергань һәм мар. диалектларындагы коцькарга «кисәү агачы» сүзе ачып бирә: төбендә күчкәргә < күкчәргә монг. кöкчүргә «төп тамыр» дигән сүздән: аның тамыры кöк < гом. төрки кöк «тамыр; ими үзәге» (шуннан ук күчән, күкрәк, күңел һ.б. бик күп сүзләр, к. югарыда). Монг. кöкчэр, күкчәр «үзәк тамыр, тамыр үзәге», шулай ук «арба кендеге» (тат. күкрәге дип тә сөйлиләр: күкрәк монда «ими тамыры кебек нәрсә» мәгънәсендә). Арба кендеге күгәнгә охшаш – бер башы кискен кәкре таяк. Нәкъ шундый таяк – кисәү агачы да (ягъни – кучарка). Күкчәрдән күчәр сүзе килеп чыккан: ул башта арба кендеген, соңыннан күчәрнең үзен белдерә (-чәр монг. кечерәйтү кушымчасы).

Күчән исә күчәр сүзенең морфологик варианты – паронимы (бор. формасы) кöкчәң > кöкчүк >> монг. кöси (kösi) «үзагач».

Элек бездә күчәр < köčür дип ике тәгәрмәчле арбаны һәм алдарбаны атаганнар (ТТДС I: 287). Шуннан (болг. теленнән) бу сүз венг. теленә куче рәвешендә кергән (соңгы -р төшеп калган) булса кирәк. Икенче яктан венг. kocsi «арба; вагон» төр. koçu «ике тәгәрмәчле арба» сүзеннән дә булырга мөмкин (киресенчә булмаса).

Кайбер этимологлар күчәр сүзеннән кучер сүзе килеп чыккан дип уйлыйлар. Кучер һәм күчәр сүзләре арасында тарихи бәйләнеш чыннан да бар, ләкин турыдан-туры түгел.

Әлеге венг. сүзе kocsi [куче] «алдарба» ним. теленә барып эләккән. Ним. Kutsche [куче] «алдарба, элекке экипажларда – файтуннарда ат куучы урыны». Шуннан нимес сүз ясалышы кушымчасы -р ярдәмендә кучер «ат тотучы» сүзе ясалган. К. Тóрма Й. Этимология одного бродячего слова венгерского происхождения в башкирском языке // Tatarische etymologische Studien II. Szeged, 1988: 231–266.

Хәер, бу этимологияне гадиләштереп караучылар да бар: кучер турыдан-туры күчәрдән дип. Ләкин мондый аңлатманың тарихи нигезе күренми: кайчан нимесләр татарлар белән шулкадәр тыгыз аралашканнар да, татар теленнән шундый сүзләр ала башлаганнар? Ә бит күчәр татарча гына шулай яңгырый, бүтән төрки телләрдә кöчәр (умлаутлы ö белән әйтелә). К. Фасмер II: 356–357; ЭСТЯ V: 125. Ниһаять, күчәр не күч-ү сүзеннән чыгып аңлату очрый, тик бу аңлатма бөтенләй дәлилсез-нигезсез.



Предыдущая статья            Следующая статья