Тэтимол 2015

КҮЧӘН «кочан» ~ башк. күсән, чув. кучăн, кучăк, мар. кöчäн, кöцöн, удм. кöчöн id. – Идел-Урал регионына хас сүз. Күчән «кәбестә башы һәм кәбестә башының үзәге» сүзен бик җиңел генә русча кочан сүзеннән дип аңлатырга була. Ләкин рус сүзе үзе һинд-евр. телләре җирлегендә аңлатылмый. Кочанның русча тагын кочень һәм кочерь (шуннан кочерёжка) формалары бар. Кочерёжканың турыдан-туры морфологик нигезе кочерга, ләкин бу сүз кисәү агачын белдерә; рус сөйләшләрендә кочерга дип өй кәрнизен тотып тора торган кәкре казыкларны да атыйлар.

Венг. һәм барлык Балкан телләрендә кочан «чәчәк сабы һәм яфрак чеме, сабакчасы» < төр. koçan id. (к. Gombocs: 97); төр. koçan olmak ~ рус. коченеть «күшегү, суыктан, өшүдән буыннар, бармаклар күчәнләнү» Башк. сөйләшләрендә (БТДҺ: 166) күсәр «күчән». Рус. окочуриться «агач булып кату, үлү», рус. диал. кочерь «кәүсә, күчән».

Барлык бу һәм бүтән фактлар күчән һәм күчәр сүзләренең төрки тамырдашлыгын күрсәтәләр. Рус телчеләренең дә күпчелеге кочень, кочан һәм кочерь (кочерга) төрки телләрдән дип аңлаталар. К. Күчәр, Кучарка.



Предыдущая статья            Следующая статья