Тэтимол 2015

КҮЧӘ иск., диал. «маленькая деревня; улица» ~ башк. күшә «урам» < каз. кöже < кöҗэ < кöчэ > күчә «урам; тыкрык», Урта Азиядә һәм Казакстанда киң кулланышлы сүз. Ул кöйчә «кечкенә, тар урам» сүзеннән таралган. Сүзнең тамыры кöй, кой «авыл, торлак; күршеләр бергәлеге» күп телләрдә, шул хисаптан тат. сөйләшләрендә дә очрый. Казан арты сөйләшләрендәге киби йөрү «урам буйлап сабантуйга бүләк җыю» кöй буе йөрү дигәннән килә.

Кöй «авыл, торлак» сүзе бор. кыт. теленнән алынган булса кирәк (хәз. кыт. сөйләшләрендә цзе «авыл, урам» < борынгыча *кийәй «урам»).

Ойконим номенклатурасы (авыл, шәһәр һ.б.ш. сүзләр) барлык телләрдә дә икенчел, ягъни күч. мәгънәдәге сүз (рус., мәс., село «сала, зур авыл» төптә «утырыш, утыру урыны», ә деревня «бәләкәй авыл» төптә «агачлык» һ.б.) яисә алынма (мәс., сала < село, пучинкә < поселок яисә починка «яңа авыл»). К. Будагов I: 147, 170; ССТМЯ I: 404.



Предыдущая статья            Следующая статья