Тэтимол 2015

КҮЧ I«группа кочевников (на марше), свадебный поезд; рой», иск. «один переход» ~ башк. күс, чув. куç < гом. кыпч. кöч (к. Будагов II: 144–145), угыз. гöч-, хак., як. кöс, нуг., каз. кöш id.

Күч «күчеп барган төркем; туй процессиясе» һәм күч-ү фигыле төрки телләргә хас булган (һәм инг. телендә дә еш күзәтелгән) фигыль-исем синкретизмы дигән күренешкә мисал, к. гом. кыпч., уйг. кöч-, угыз. гöч-, нуг., каз., к.-калп. кöш- «күчү, күченү».

Күч сүзенең кайбер төрки телләрдә «гаилә; хатын» мәгъ. бар (умарта күче тәгъбирендә шул мәгъ. чагылырга мөмкин). Шуннан чыгып, кайбер тикшеренүчеләр бу сүзне сугд телендәге kwč «авыз» (ягъни «ашаучы, тамак») сүзеннән дип уйлыйлар. Ләкин күч сүзенең төп мәгъ. «гаилә» түгел кебек. Күч сүзенең «бер көнлек юл (гадәттә тигез җирдә 27 чакрым)» мәгънәсе дә булган. Татар (утрак игенчеләр теле) өчен бу мәгънә характерлы түгел.

Күч һәм күч - (< гом. төрки кöч- > удм. кöч-) бик продуктив нигезләр: күчем, күчел-ү, күчен-ү, күчеш-ү; күчек-ү, күчемле, күчеш, күчкен, күчмә, күчмән, күчмәнче һ.б. сүзләр ясалган. Төрки телләрдән бу сүзләр күп күрше телләргә үтеп кергәннәр. Русча кочевать, кочевой һ.б. хакында к. Аракин: 32–33 (рус. кочь XII г. ук теркәлгән); Аникин: 308. К. ш. ук ЭСТЯ III: 88–90; Федотов I: 315–316. К. Күчәт, Күчер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья