Тэтимол 2015

КҮТЕР, күтергәк диал. (Тумашева 1992: 112; ТТДС I: 286; БТДҺ: 166) «трясина; торфяник; островок или полуостров, образовавшийся из плавня» ~ башк. күтĕр «газ чыгарып, күбекләнеп торган саз; саз уртасындагы күл; саз үләне (төрле үлән)» – тарихи яктан бик кызыклы сүз. Аның кызыклыгы шунда – ул барлык төрки телләрдә, монгол һәм тунг.-маньч. телләрендә, аннары фин-угор телләрендә киң таралган. Төптә ул тозлакны (тозлы сулы сазламык җирне) белдергән: чув. кутĕр (күдĕр) «саз» ~ удм. гудыр «ләм», эвенк. куду, монг. куҗир, кудыр «тозлы саз, тозлы дала» һ.б. (йөзләп мисал китерергә мөмкин). К. Räsänen 1969: 296; ССТМЯ I: 423; ЭСТЯ V: 154 (материалы аз). Рус. кужир, куджур «тозлак; тозлакта үсә торган үлән төре» < монг., тув. турында Аникин: 312.

Күтер сүзенең болай киң таралышы (башка шундый сүзләр белән бергәлектә) атаклы Урал-Алтай телләре (аларның борын-борынгы бер телдән килеп чыгуы) гипотезасына нигез булып тора (әлбәттә, бер бу сүз генә түгел).

Дерив.: тат. күтергәк, башк. күтерҙек < күтерлек «күтер».



Предыдущая статья            Следующая статья