КҮТӘР-Ү «поднимать» < диал. күлтәр- (к. Ахатов 1980: 64), бор. тат. (НФ) күлтүр- ~ к.-балк. кёлтюр- id. Шунысы игътибарга лаеклы, -л-ле вариантлар тат. һәм к.-балк. телләрендә генә сакланган, күпчелек төрки телләрдә (Радлов II: 1276–1280) котäр-, котүр-, бор. төрки (Поппе 1938: 186; ДТС: 320) kötür-, алт. кöдүр-, хак. кöдĕр- «күтәрү», к. ш. ук үзб. кöтәр-, котар- «күчерү», аз. гöтүр- «озату» һ.б. Сүзнең тамыры бор. төрки *köl «атка (аркасына) йөкләтү» – шуннан *költär- «йөкләтү»! А. Гуломов (Сузлар хаётидан: кутар- // Ўзбек тили ва адабиёти, № 6, 1969: 61) бу сүзне бор köt- «күтәрелү» сүзеннән димәкче (к. бор. төрки köti- «күтәрелү», kötki «үр, күтәрелеш»), тик ул сүз дә *költir- кебек сүздән булса кирәк. Költer- фигыленең бор. бер формасы kölеr- «шешенү, тутырылу, йөкләнү, тутыру, йөкләү, тулышу» (Clauson: 719–720); шуннан ук чув. кăлар- < *көләр- «тартып чыгару; чыгару». Күтәр- продуктив нигез, к. Күтәрәм, Күтәрмә, Күтәренке, ш. ук аерым үзенчәлекле мәгъ. алган регуляр ясалмалар: күтәргеч, күтәрем (бер кеше күтәрерлек), күтәрен-ү, күтәренке, күтәрт-ү һ.б. к. Будагов II: 143–144. ЭСТЯ III: 86–88 (этимоны безнеңчә түгел). |