Тэтимол 2015

КҮТӘРМӘ «крыльцо; ступени крыльца; передок телеги; деревянный каблук; подставка; рычаг; фрамуга (окно, окошко, поднимающееся снизу вверх)» – барысы да күтәр-ү фигыленнән, әлбәттә, тик аларның мәгъ. үзенчәлекләре тарихи аңлатмага мохтаҗ. 1) иске тат. күтәрмә ~ нуг. кöтерме «каңгыга (киң тигез мәйданлы арбага) куела торган җиңел тирмәчек (аны күтәреп утыртканнар)», шуннан «болдыр» мәгъ. килеп чыккан; 2) бор. тат. күтәрмә < кöтэрмә һ.б. «хан сайлаганда хан утыртыла торган киез»; 3) ерак арага ат ярышларында – бәйгедә арыган атларны озын тасма белән ике яктан корсагыннан уратып күтәрү, бу шөгыль бик көчле һай-һулар белән башкарылганлыктан, күтәрмә > рус. кутерьма гомумән шау-шулы күренешне белдергән (к. Будагов I: 241, II: 143; Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде: 172, 302). Аникин: 336; Velidi: 112 (элекке мәдрәсәләрдә дә «казый»ны сайлаганда дүрткел киезгә утыртып күтәрү һәм бу гадәт хан сайлаудан күчермә булу тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья