Тэтимол 2015

КҮСЕ, диал. (ДС I: 116) көсмәр, (Радлов III: 1501–1513) күске, күшмәр «крыса», диал. «крот» << төр. диал. köskü «сукыр тычкан», бор. төрки (ДТС: 329) küskü «тычкан» ~ башк. (БТДҺ: 166) күсә «су тычканы», хак., алт., тув. күске, як. кутуях «күсе», күтэрь «көшел»; бор. төрки (ДТС: 319, 329) kösürgä, kösürgän, küsürgä, küsürgen «сукыр тычкан» ~ алт. диал. күскэҗәк, күскүжәк, күскүчэк «тычкан» һ.б. Чаг. фар. гэрзү, герзү «тычкан» >> рус. крыса (?). Күсе < *кöсгү < *күсгүр, күскүр > күсүр > көшел булса кирәк; ЭСТЯ (V: 122–123) буенча күсгүр < бор. төрки кöзүкүр «күзе сукыр» булырга мөмкин (ягъни мәзкүр сүзләрнең чыганак мәгънәсе «сукыр тычкан» була). Кызыклы фараз! К. Күрә I.



Предыдущая статья            Следующая статья