Тэтимол 2015

КҮСӘК «дубина, дубинка, рычаг» > чув. күсек, мар. күсек, күсäк, удм. кöсег «каергы, рычаг» < гом. төрки, к. алт. кöсöк, төр. диал. (DS VIII: 2971) kösek һ.б. «күсәк; кисәү» < бор. төрки (ДТС: 321) közägü «кисәү, кучарка» ← közä- «күзәү, кисәү белән болгату» ~ нуг., каз., к.-калп., төркм. кöсе- id.; к. үзб. (ЎХШЛ: 149) кöсәң, кöсәгү, төр. köseği, кырг. кöсöö, кöзöö, нуг. кöсев «кисәү», кар. күсев, кесев, кöсев «күсәк; кисәү». Шулай итеп, кисәү һәм күсәк сүзләре үзара төрлечә тоташа. Бу гаҗәп түгел, әмма з ~ с тәңгәллеге гом. төрки планда гайре табигый хәл – монда ике тамыр контаминациясе булса кирәк. Joki 1952: 202; Räsänen 1969: 293; ЭСТЯ V: 119–121 (күп материал китерелә, тәфсилле); Федотов I: 327.

Дерив.: күсәкле, күсәксез; күсәкләү.



Предыдущая статья            Следующая статья