Тэтимол 2015

КҮР-Ү I«видеть; смотреть» < гом. төрки кöр-, угыз. гöр- id. барча төрки телләрдә бар һәм аннан күз < кöз исем сүзе дә килеп чыккан. Кöр- фигыленең кöз- варианты да билгеле (к. Күз ). Барча юн. формалары – күрел-ү, күрен-ү, күреш-ү – актив, ә йөкл. юнәлешенең берничә формасы бар: нормаль күрдер-ү, аннары күргәз-ү, күрсәт-ү, күстәр-ү һ.б. ЭСТЯ III: 77–79.

Бор. телләрдә үк (ДТС: 317–319) körgü, körü ~ körä, körkä-, körk, körüg, körsä-, körük, körüm, körüš «күрге, күрә, күркәю, күрсәү, күрек, күрем, күреш һ.б.» һәм аларның дериватлары теркәлгән. Хәз. төрки телләрдә күр- ~ кöр- нигезенең дериватлары бихисап. К. түбәндәрәк.

Күр тамыры тат. телендә дә иң продуктив сүзьясагыч нигезләрнең берсе, к. Күрә I, Күрәзә, Күрген, Күрек, Күренеш, Күркәм, Күрсәт-ү, Күрше. Күр- фигыленең юн. формалары да (бигрәк тә күрен-ү, күреш-ү ), аерым мәгънәләр алып, сүзьясагыч нигез буларак киң кулланылалар (мәс., күренек «карарлык кыяфәт, төс-буй», шуннан күренекле «танылган, атаклы»; күрендер-ү «кәләш күрсәтү» күрен-ү һ.б.). К. Күрем I, II (бу сүзләрдә бүтән тамырлар тәэсире бар).



Предыдущая статья            Следующая статья