Тэтимол 2015

КҮРПӘ диал. (к. ш. ук БТДҺ: 165) «шуба из шкуры ягнёнка», себ. (Тумашева 1992: 105) кöрбö «мерлушка» < гом. кыпч. кöрпэ, күрпэ, госм. кöрпä «яшь бәрән; яшь бәрән тиресе» һ.б. к. ЭСТЯ V: 116–118. Рус. курпей, курпек, курпя «күрпә; яшь бәрән» тур. Аникин: 332 (шунда ук арытабангы әдәбият): шунысы игътибарга лаек ки, рус телендә бу сүзнең төрки телләрнең үзләрендә сакланмаган морфологик вариантлары күренә. К. Көрпә II, Кузый Күрпәч.



Предыдущая статья            Следующая статья