КҮРКӘ, диал. корка (ДС II: 119), кырка (ЗДС: 368) «индюк» > мар., удм. күркä, курак, чув. кăркка < рус. диал. курка «күркә» сүзеннән булса кирәк. Үзб. курка, каз. күркэ һ.б. «күркә» татарчадан (күркә асрау Америкадан тәүдә Европага, аннары Россиягә таралган, Россия төркиләреннән беренче булып күркәне татарлар асрый башлаган). Күркә сүзе тат. курык тавык «чеби чыгарырга җыенган тавык» (ДС I: 100–101) сүзе тәэсирендә ныгып калган булырга мөмкин. К. Егоров 1964: 100. |