Тэтимол 2015

КҮРЕК II« кузнечные и пр. воздуходувные меха»; «мех, обработанная шкура с хорошей шерстью»; диал. «шуба» – бу өч сүз асылда бер үк нигездән киләләр; к. түбәндәгеләрне.

I. Мар., удм. (< тат.) кöрык, курик ~ добр. körĭk, нуг., каз. кöрик, к.-балк., ком., алт., госм., гаг. кöрүк, бор. төрки (ДТС: 318), төр. körük, тув. хöрүк, алт. кöбрүк, кöбүрүк, монг. хööрöг «тимерче күреге».

II. Чув. кĕрĕк [көрөк] «тун; мех» ~ аз., чыгт., калм. һ.б. кöрк, кöрүк «миш (мех), эшкәртелгән йонлач тире».

III. Уйг. кöрүк, кöпүрүк ~ монг. кöгерге «күрек (II); күпер».

IV. Бор. төрки (ДТС: 331) кövrüq «барабан (тоташ тиредән эшләнгәне)».

Бу сүзләрнең уртак нигезе кöбүр ~ кöвүр ~ кöгүр «күпер» (к. Күпер ) сүзендә дә ачык чагыла. Чаг. рус. мех «күрек тун» һәм меха «тимерче күреге». Бу чагыштырулар ышандыру көченә ия булсалар да, монда бүтән тамырлар кушылмадымы икән, дигән фикергә дә урын кала. К. уйг. (Радлов II: 1252) кöрү- «күрек эшләтү, өрдерү», «дөрләп янып китү» ~ төркм. көөре- «янып китү; көйрәү». Бор. төрки (ДТС: 318, 329) körük «күрек; горн», ә kürk «мехлы кием, күрек», ягъни бор. язылышлар аерымланган. Семантик җәһәттән күрек «көйрәткеч» мәгънәсенә бик тә бап килә. Җентекләбрәк тикшерүне яшьләргә калдырабыз. К. ЭСТЯ V: 148–149; Мухамедова 1973: 129.

Инг. quiver, ним. köcher «садак, ук янчыгы; калчан» сүзләре дә бор. төрки (һунн) күгүр, күкүр «тире янчык» сүзеннән килә икән, к. Kluge: 507.



Предыдущая статья            Следующая статья