Тэтимол 2015

КҮРӘН I, себ. күрәң «осока», (ДС I: 122; ЗДС: 356) «камыш; тростник» > чув. (Ашмарин VII: 83) күрэн, кöрэн «күрән» < гом. кыпч. *кöрэң id. ~ хак. кöрэң, алт. кöрöн, күрöн «күрән, камыш», алт. диал. (куманды) күүрэң «әрем», як. хороң «кура, каты сабаклы үлән», башк. курень (?) «саздагы түмгәк, саздагы утраучык» (к. Будагов II: 148; бу авторның «башкортча» мисаллары башк. теле фонетикасына туры килмәүчән) ~ монг. хүрмэл «күрән» һ.б.

Күрән, күрәң сүзен як. күрүö, күрä ~ бур. күрэ, хүрэ > эвенк. һ.б. (ССТМЯ I: 436) куре «кәртә, терлек тоту өчен читән белән уратылган туплау» ~ ком. гёзэн, гёрэн «ат көтүе өчен кәртә; түгәрәк, әйләнә» ~ иске уйг. күрийән < яз. монг. kürijen «киртә, кәртә, ирәк (стан), лагерь» сүзе белән бәйләргә мөмкин; шул ук сүзгә рус., укр. курень «казаклар авылы; вакытлы хәрби лагерь» тоташа. «Күрэн сүзенең мәгънәсе түгәрәк, боҗра, – дип язган XIV г. башында Рәшидетдин, – кайчан ки берәр кабилә берәр җиргә килеп түгәрәкләнеп утырса һәм иң өлкән зат ул түгәрәкнең үзәге кебек торса, бу күрэн дип атала…» (Җәмигъ әт-тәварих 1836: 94–95). «Камыш > читән, текмә > кәртә, лагерь» семантик күчешләре типологик характерга ия, шунлыктан рус. курень сүзен күрән белән баглауны хәзер дә кире какмыйлар (Мурзаев 1984: 317–318), к. ш. ук чыгт. күрэн «лагерь, талпа; отряд, корпус, 1000 тирмәлек күчмәннәр группасы» (к. Будагов II: 124). К. ш. ук Көрән.

Рус. курень сүзенең «күрән» мәгънәсе дә бар; гомумән, бу сүз тур. әдәбият ишле, к. Будагов II: 124; Аникин: 328; ЭСТЯ V: 147–148 (материалы ярлы).



Предыдущая статья            Следующая статья