Тэтимол 2015

КҮПЕР, себ. күбер, диал. (ЗДС: 313, 328, 342, 353–355) кипрү, көпере, көпрү, күбер, күмрәү, күперәк, күпре «мост; настил» ~ чув. кĕпер, мар. күвäр, кувар id. ~ нуг., каз., к.-балк. кöпүр, хак. кöбүр, кöбĕр, алт. кöмүр, күмүр, кырг. кöмүрүк, кöпүрöö, хак. күбүрткä, кöбĕрткĕ, аз. кöрпү, тув. кöвүрүг ~ бор. төрки (ДТС: 317) köprük, үзб. куприк, госм., чыгт. кöпрү, як. күргä, күрбä һ.б. (к. Räsänen 1969: 292) ~ яз. монг. (Поппе 1938: 231) köwürge, хәз. монг. хөөрөг «төңгер, барабан, күрек; күпер» һ.б. бор. *кöпүр, кöппүр, *кöпкүр «елгалар аша чыкканда эченә салам һ.б. тутырып, йөзмә күпер ясала торган тире капчык» сүзеннән (андый капчыклар тур. Ибне Фазлан бик тәфсилле яза), к.-балк. кюбюр «сандык; күперчек; кичү», алт., хак. диал. кöгäр «тире капчык, турсык», уйг. (хәтта) күп «тире капчык», бор. төрки (Мухамедова 1973: 124) көбүрчүк «сандык». Чаг. ш. ук хак. кöбĕр «күрек», төркм., аз. кöпүрчәк «куык»: бу сүз дә күпер сүзенең тамыры күп- (к. Күп-ү ) икәнлеген күрсәтә. К. Күпер-ү, Күрек II, Күрүк. Чаг. Гөберкә, Көбергәел.

Күпер сүзен бор. грек. γεφυρά «дамба» сүзеннән дип бару (Рясянен) дөрес түгел. Ләкин мар. күвäр < төрки *күбәр сүзе фонетик җәһәттән аңлатуга мохтаҗ. Федотов I: 275–276 (шунда ук без күрсәтмәгән параллельләр).

Дерив.: күперле, күперсез; күперчек; күперлек, күперлән-ү . Федотов I: 275–276; Иванов 1993: 133–135; ЭСТЯ VI: 112–114.



Предыдущая статья            Следующая статья