КҮП I«много; очень» < гом. төрки kön, тув. кöбей, нуг., уйг. қоп, бор. төрки (ДТС: 317 һ.б.) köp, qop «барысы да; күп; гаять»; чаг. ком. гюп, кабарда. гуп «төркем, өер» ~ рус. диал. куп, купа, коп «бөтен группа; өем» – безнеңчә, ономопоэтик сүз. Будагов II: 141; Räsänen 1969: 291; ЭСТЯ V: 107–108. Чаг. Күп II. Дерив.: күплек, күплә-ү; күптән; күпчелек. Диал. сөйләмдә еш кына күбе «күпчелеге», ш. ук күбәр, күбәрләп «күпләп», күбәү «күп зат, зур төркем» кебек ясалмалар да очрый. Грамматикада күплек, рус. «множественное число» кебек үк, бигүк уңышлы түгел. |