Тэтимол 2015

КҮҢЕЛ, диал. көңөл > кеңел, себ. (ЗДС: 328) көˉңнүн «душа, душевная субстанция; настроение, желание, любовь» ~ чув. кăмăл «характер, мәел, кәеф», мар. кумыл, кымыл «кәеф; илһам, теләк, мәел» < бор. кыпч., як., уйг., бор. төрки кöңүл (СС congul), алт. кöңил, башк. күңел, көңөл, үзб., чыгт. күнгүл, төр. диал. göŋül, төр. gönül id., Себ. төрки телләрендә ш. ук «юаткыч, юатучы» (алт. кöңĕл кан «мескеннәрне юатып йөрүче изге рух», к. Катанов 1888: 50). Күп төрки телләрдә бу сүз фонетик җәһәттән нык үзгәрә, к. каз., к.-калп. kewuл, кар. köлүн, аз. койүл, төркм. гöвил, гöwил, гöвүн, тув. хööн, алт. күүн һ.б. һәм бу хәл мәзкүр телләрдә бу сүзнең алынма булуын сөйли: к. ш. ук эвенк. куңул «ихтыяр, теләк» (ССТМЯ I: 434). Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 75–77) бор. кöң- > төркм. гöң-, төр. göv- «көтеп тору, түзү» фигыленнән ди. Безнеңчә, бу сүз бор. кÿң, күк (к. Күк III ) «ана күкрәге, күкрәк; тамыр; казык; кендек» сүзеннән турыдан-туры ясалган: күң-кил (-кыл, -кил сыйфат һәм исем ясагыч кушымча) тәүдә ана күкрәген белдергән, аннары гомумән хатын-кыз күкрәген һәм теләген һ.б. белдерә башлаган; бу фикер күңел ачу, күңелен алу, күңел бирү, күңелен күрү, күңелеңне киң тоту «күкрәк киемен киң ясау», күңелсезгә «күкрәксезгә» күлмәк кидермиләр, күңелдән ары, күттән бире һ.б.ш. кебек фразеологизмнардан да күренә – алардагы күңел тәүдә конкрет мәгъ. аңлашылган. К. Күк II; Күкрәк; Күмелдерек; Күлмәк, Күңелчәк. Räsänen 1969: 291; Будагов II: 166–167; Федотов I: 251–252.

Дерив.: күңелле, күңелсез; күңеллек (бүләк тур.). Диал. (ЗДС: 328) көңүллән-ү «уйлану», (Старчевский) кюньюлляймен «телим». Чаг. Көрсен-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья