Тэтимол 2015

КҮНЧЕК, (ТТДС I: 281) күнчәк «обшивка прореза рубахи; внутренний карман; сумочка, портмоне» > чув. күнчĕк, күнчек id. < бор. төрки (ДТС: 327) künčük, künčäk «яка; куен», чыгт. (Боровков 1963: 178, 189) künčäk, künčük «кесә», ш. ук кайбер кырг., төркм., төр. сөйләшләрендә «куза (бизәк өчен киемгә беркетелгән калай)».

ЭСТЯ (V: 105, 106) күнчәк сүзен тат. (күлмәк-күнчек дигәндәге) күнчек «чалбар» ~ кырг., к.-балк. кöнчэк, куман. conček, төр. köncek, kömçek, gönçek «чалбар, эчке күлмәк, майка» сүзеннән аерым һәм бүтән тамырдан дип карый: беренчесе ниндидер *кöн «куен сүзеннән», икенчесе күн < кöн (к. Күн ) сүзеннән, имеш. Без М. Рясянен (Räsänen 1969: 290) фикерендә калабыз: һәр ике мәгънә юнәлешләре күн мәгънәсеннән, чөнки барча мәзкүр әйберләр тәүдә күннән эшләнгән.



Предыдущая статья            Следующая статья